-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 ноябрь 2021, 19:07

"Кайда соң син, балам?.."

36 яшьлек хатын-кыз инде 10 ел дәвамында бала таба алмый.

Үзенең җан тетрәндергеч тәэссоратлары белән ул "Инстаграм"дагы сәхифәсендә бүлешкән, һәм ул язма күп хатын-кызны гаҗәпләндергән.

"26 яшьтә кияүгә чыктым. Ирем белән әти-әни булу, бала табу турында хыялландык. Тик безнең бернәрсә дә килеп чыкмады. Бармаган табиблар, күрәзәчеләр калмады. Барысы да: "Сезнең сәламәтлегегез яхшы, бала таба аласыз", - диде. Әмма безнең хыялыбыз тормышка ашмады.

9 ел буе бергә гомер кичергәннән соң, ирем белән аерылыштым. Хәзер инде икенче ел башка хатын белән яши. Бәләкәч кенә балалары бар. Ходай ни өчен мине генә шулай интектерә икән? Минем иң зур хыялым - әни булу. Кайда соң син, балам..?

Кызлар, бәлки, сезнең дә шундый проблемаларыгыз булгандыр. Берәр киңәш бирегезче", - дип язган ул.

Фото: pixabai.com

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: