+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 ноябрь 2021, 12:55

Авылдашының колагын тешләгән өчен штраф

Әлшәй районының Раевка авылында ике ир-ат арасындагы низаг бик күңелсез тәмамланган.

Авылдашының колагын тешләгән өчен штраф
Авылдашының колагын тешләгән өчен штраф
Башкортстанда ике дус күңелле генә мәҗлестән кайтып килгәндә араларында низаг чыккан. Ачулы ирнең берсе икенчесенең колагын тешләп алган. Зыян күрүче  полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, һөҗүм итүче иргә 40 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш дигән карар чыгарылган. Ирләр уртак бер фикергә киләләр һәм зыян салучы дустының колагын дәвалаган өчен чыгымнарны үз өстенә алырга вәгъдә бирә.

Әмма вакыт узган, гаепләнүче түләргә ашыкмаган. Шунлыктан зыян күрүче янә судка мөрәҗәгать иткән һәм ваемсыз дустыннан физик һәм әхлакый зыян өчен 313 мең сум түләтүне сораган. Эшне яңадан караганнан соң, Югары суд 223 мең сум түләргә дигән карар чыгарган.

Фото: kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: