+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 ноябрь 2021, 08:35

Төркиягә ялга барып, коронавирустан үлгән

Ир белән хатын ялга килгәч тә авырый башлаган, тик табибларга мөрәҗәгать итмәгән.

Төркиягә ялга барып, коронавирустан үлгән
Төркиягә ялга барып, коронавирустан үлгән
Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә яшәгән хатын Төркиядә ялда вафат булган.

Ул ире белән Төркиягә ялга киткән, анда коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу хакта "НТР-24"хәбәр итә.

44 яшьлек хатын һәм аның ире авыруның беренче симптомнарын Урта диңгез ярына килеп җиткәннән соң берничә көн узгач сизгән. Өч көн алар авыру җиңел формада узар дип өметләнеп, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән. Аннан икесен дә дәваханәгә салганнар.

Ире берничә көннән савыга башлый, ә хатыны вафат була. Төркиядә вафат булган түбәнкамалылар әле туган ягына кайтмаган. Билгеле булганча, хатын шәһәрнең бер сәнәгать предприятиесендә эшләгән.
 
Пандемия вакытында мондый сәфәрләрдән баш тартып торуың хәерле дә соң...

Фото:  travel-guide.su

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: