6 октябрьдән 7 октябрьгә каршы төндә Ырынбур өлкәсенең берьюлы берничә торак пунктында хәмер эчкәннән соң кешеләрнең хәле начарая. Соңрак аларның суррогат аракы белән агулануы ачыклана. Кызганычка каршы, 34 кешене коткарып калып булмый. Тагын 60тан артыгы дәваханәләргә китерелә.
Төбәктә шунда ук тикшерүләр башланды. Белгечләр эчемлекләрдә чиста метанол барлыгын ачыклаган, өстәвенә, аның дозасы үлемгә китерә алганы күләменнән 4-5 тапкыр артык булган. Полиция хезмәткәрләре бу эш буенча өч кешене тоткарлаган. Техник спирттан суррогат ясау урыны да билгеләнә — бу Уфадагы бер кибет булып чыга. Сыекча коррозиягә каршы чаралар әзерләү өчен кулланыла.
Суррогат белән агуланучылар арасында төрле яшьтәге кешеләр, төрле һөнәр ияләре бар. Фаҗигале хәлләр өч районда теркәлгән. Ырынбур өлкәсе Хөкүмәтенең социаль хезмәткәрләре балигъ булмаган 12 баланың язмышы мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Алар алкоголь суррогатлары белән агулану аркасында ике яисә бердәнбер ата-анасыннан мәхрүм калган. Социаль яклау органнары ярдәм чараларын билгели.
Мәсәлән, Акжаровка авылында яшәгән Мурат белән Айсылу гаиләсендә биш бала тәрбияләнгән. Алар әле яңа гына өй эчен ремонтлап бетергән: обойлар ябыштырган, яңа җиһазлар, карават, шкаф сатып алган. Һәм бу эшне зур булмаган табын белән билгеләп үтәргә ниятләгәннәр. “Нормаль гаилә, монда аларны һәркем белә. Безнең авыл зур түгел, барлыгы 300 кеше яши, нигездә, пенсионерлар калды. Юк, алар эчкече түгел. Бераз эчештереп утыралар иде кайчак. Чаманы беләләр иде, беркайчан да тавыш чыгармадылар... “— дип сөйли шушы авылда яшәүче Гөлнара.
Ул көн дә тыныч кына үткән. Аракыны өйгә ире алып кайткан, хатыны белән аш бүлмәсендә табын корганнар. Балалар икенче бүлмәдә уйнаган. Ир белән хатынның хәле шунда ук начарланган... Хәзер балалар Муратның апасы карамагында, алга таба ничек яшәргә икәнлеген ул әлегә күз алдына да китерә алмый. “Авылдагы уртача күпбалалы гаилә, 20 ел биредә яшиләр, запойлары булмады, балалар каралган иде”, — ди Акжаровка территориаль бүлеге баш белгече Татьяна Бирюкова.
Һәлак булучылар арасында — 70 яшьлек пенсионер, шулай ук йөрәге туктаган, “КамАЗ”да табылган 68 яшьлек ир. Ике ир-ат бу төбәктә командировкада булган, алар инде икенче ел авылга кабель сузган, күрәсең, эштән соң эчәргә ниятләгәннәр. Тагын бер корбан — пенсионер, хатыны белән яшәгән һәм еш кына шешәгә үрелгән. Кыскасы, зыян күрүчеләрнең күпчелеге — суррогатның арзан бәясенә алданган гади халык.
“Тентү вакытында төрле исемдәге 0,5 литр сыйдырышлы 1279 данә пыяла һәм полимер шешәгә тутырылган спиртлы продукция алынган. Анда Русия законнары белән каралган кирәкле маркировка булмаган”, — диләр Русиянең Тикшерү комитетында. Моннан тыш, җитештерү пунктыннан өч меңнән артык буш пластик шешә һәм зур күләмдә спиртлы эчемлекләр тутыру һәм төрү өчен махсус җиһазлар алынган. Биш җинаять эше кузгатылган. Хәзер аларны тикшерү дәвам итә.
Светлана Лапшова, химик, лаборатория эксперты:
— Әлбәттә, метанол — агулы катнашма. Аны куллану сукыраю, бавыр һәм бөер зарарлану кебек җитди өзлегүләргә китерә. Күп очракта исә бу үлем белән тәмамлана. Кешене коткару өчен кыска вакыт эчендә аңа антидот кертергә кирәк, тик бу эшләнми, чөнки еш кына агуны надан кешеләр эчә. Шул ук вакытта метанолны төрле максатларда кулланалар, мәсәлән, химик көнкүреш сыекчаларында.
Бу очракта суррогат кайдандыр урланган сыекчадан җитештерелгән, дип фаразлый алам. Профессионал булмаган кеше этанолны метанолдан аера алмый. Аның исе дә, тәме дә юк. Мин бер ысул белән уртаклаша алам: кызган бакыр чыбыкны сыекча салынган стаканга тыгып алырга кирәк. Әгәр тәмсез кискен ис барлыкка килсә — моны эчү зарарлы. Кайвакыт сыекчаларны ялкын буенча аерырга киңәш итәләр: этанол — зәңгәр, ә метанол яшел булып яна. Ләкин монда сүз чиста спирт турында бара, ә без телгә алган сыекчаларда, гадәттә, катнашмалар күп була.