+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 ноябрь 2021, 14:08

Атның ялын кем үрә?.. (видео)

Бу сорауга кем җавап бирер?

Атның ялын кем үрә?.. (видео)
Атның ялын кем үрә?.. (видео)

Авылларда ат асраучылар кими. Кайчандыр һәр икенче йортта бар иде ул.

Ат турында төрле имеш-мимешләр ишетүгә өйрәнгән инде без, әмма кечкенәдән бер сорау борчый. Иртән ат янына чыксаң, аны ялы үрелгән, ә икенче көнне ул инде сүтелгән һәм бөдрәләнеп торган була.

Социаль челтәрләрдә Бүзләк районының Кәпәй-Кобау авылында яшәүче блогер Айдар Кәлимуллин да социлаль челтәрләрдә шундый видео урнаштырган. Ул да атның ялын кем үргәне белән кызыксына. Шунысы да гаҗәп: ялны кем үргәнен беркемнең дә күргәне юк...

Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар? Бәлки, бу сорауга сез җавап бирә алырсыз?

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: