+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 ноябрь 2021, 12:45

Бәдрәфнең урамда булуы аркасында исән калганнар

Берничә көн элек Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында янгын чыккан.

Бәдрәфнең урамда булуы аркасында исән калганнар
Бәдрәфнең урамда булуы аркасында исән калганнар
Ут Совет урамындагы шәхси йортны ялмаган.

Янгын чыккан вакытта бинада 71 яшьлек хуҗабикә, аның 52 яшьлек кызы һәм 31 яшьлек оныгы булган. Тәүгеләре йоклаган, ә пенсионер урамга бәдрәфкә чыккан һәм нәкъ менә шул мизгелдә коридорда түшәм янганын күреп алган.

Хатын шунда ук кызын һәм оныгын уяткан, тик ут санаулы секундлар эчендә бөтен коридорны колачлаган. Гаилә тәрәзә аша чыгып котыла.

Янгын сүндерүчеләр утны сүндерә, әмма йорт бөтенләй янып бетә. Әлегә гаиләне туганнары сыендырган.

Фото: bash.news.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: