Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 ноябрь 2021, 08:50

Ирнең гәүдәсе машинада табылган

Ул 3 ноябрьдә үк югалган иде.

Ирнең гәүдәсе машинада табылган
Уфаның Дим районында Островский урамындагы 75нче балалар бакчасы янында туктап торган машинада бер ирнең гәүдәсен тапканнар.

Тиздән аның эзләүгә игълан ителгән булуы ачыклана. Бәхетсез 3 ноябрьдән эзләүдә булган. Кайбер мәгълүматларга караганда, мәрхүмнең тәнендә пычак яралары табылган, әмма әлегә бу мәгълүмат хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан расланмаган.

Фото: bash.news.ru

 

Автор:Резеда Галикәева