+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 ноябрь 2021, 09:25

"Әтине өйгә кайтарырга ярдәм итегез..."

Стәрлетамактан Төркиягә ялга киткән ир икенче ай инде дәваханәдә.

"Әтине өйгә кайтарырга ярдәм итегез..."
"Әтине өйгә кайтарырга ярдәм итегез..."

Дмитрий Япрынцев хатыны белән Төркиягә ял итәргә барган. Тик тиздән ирнең хәле начарланган, табиблар аңа "COVID-19" диагнозы куйган. Страховка бүтән дәвалануны каплый алмый, ә гаиләнең акчасы юк.


"Тәүдә әни өйгә кайтырга билетларны алыштыра, ләкин әти аэропортта аңын югалта. Табиблар көчкә йөрәген эшләтеп җибәргән", - ди Дмитрийның кызы Анастасия Япрынцева.

Дәваханәдә иргә "ике яклы вируслы пневмония" диагнозы куялар. Хәле начарая, һәм Дмитрийны ясалма комага кертәләр. Өч атнадан табиблар аны ИВЛдан өзә. Хәл яхшырган кебек була. Ләкин соңрак тагын начарлана.

Дмитрий инде икенче ай дәваханәдә. Бүген ул реанимациядә. Кызы республика җитәкчелегеннән әтисен алып кайтуда ярдәм сорый.

Фото:  bash.news.ru
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: