+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 ноябрь 2021, 13:40

“Улыма мондый язмыш теләмим...”

Стәрлетамакта сыйныфташына һәм укытучысына пычак белән ташланган үсмер амбулатор дәвалануга күчерелде.

“Улыма мондый язмыш теләмим...”
“Улыма мондый язмыш теләмим...”
Бу хәл 2018 елның апрелендә бөтен республиканы тетрәндерде: тугызынчы сыйныфта укучы үсмер мәктәптә канкоеш оештырган. Сәбәбе — ул начар ишеткән, шуның аркасында яшьтәшләре аны еш кимсеткән. Шул ук вакытта, үсмер имин гаиләдә тәрбияләнгән, әти-әнисе баланы мыскыл итүләрен белгәннәр һәм хәлне төзәтергә тырышканнар. Аны башка мәктәпкә күчергәннәр, әмма бу ярдәм итми. Әле 2016 елда ук үсмер Молотов коктейле белән мәктәпкә килә һәм ут төртергә җыена. Сыекчаны сибә, әмма ниятен тормышка ашырырга өлгерми. Аны туктатып, профессионаллар кулына тапшыралар. Хокук сакчылары һәм табиблар белән аралашканнан соң, егет башка алай эшләмәячәкмен, дип вәгъдә иткән. Эшне туктатканнар.


Ике елдан соң ул һөҗүм итү турындагы идеягә кире әйләнеп кайта. Интернет-форумнардан шартлаткыч ясарга өйрәнә. Ул хәтта бу хакта элекке сыйныфташларына хәбәр иткән, алары мәгълүматны мәктәпкә тапшырган, тик педагоглар кисәтүләргә битараф калган. 18 апрельдә укучы, шартлаткыч һәм пычак белән коралланып, дәрескә килгән һәм сыйныфташ кызга ташланган. Ул аңа алты тапкыр пычак чәнечкән. Укытучы калган балаларны икенче бүлмәгә алып керә ала, ләкин ишекне ябарга омтылганда үзе дә пычак яралары ала. Ул һәм башка укучылар һөҗүм итүчене акылына китерергә тырышса да, тегесе туктамый: бина буйлап янучы сыекча сибә һәм ут төртә. Сыйныфташ кызлар­ның берсе, куркып, тәрәзәдән сикерә. Аның умыртка баганасы җәрәхәтләнә. Калганнарына барып җитәлмичә, үсмер бинадан чыгып кача һәм соңрак тоткарлана.
Бер айдан соң яраланган укучы һәм укытучы дәваханәдән чыккан һәм дәресләргә әйләнеп кайтканнар. Мәктәп директорын янаулар турындагы хәбәр­ләргә игътибар итмәгән өчен хөкем иткәннәр. Ә үсмерне мәҗбүри дәвалануга җибәргәннәр, экспертлар аның вакытлыча зиһене чуалуын ачыклаган.
2019 елда үсмернең әнисе дәва­лауның ничек узуы турында сөйләгән иде. Ул табиблардан улына төрле даруларны күп бирмәүләрен, “яшелчә”гә әйләндермәүләрен үтенде. “Мин аның янына килергә һәм нормаль аралашырга телим. Башка авыруларны күрдем, туганнары алар белән сөйләшә алмый, чөнки бу мөмкин түгел, алар ниндидер тормозга әйләнгән, әйтерсең лә монда түгелләр. Әлбәттә, бу кешеләр төрле препаратлар астында шундыйга әй­ләнгән. Мин моннан куркам, улыма мондый язмыш теләмим”, — дип белдерде ул вакытта хатын.
Шулай ук, ул улын өй арестына күчерүгә өметләнүен һәм гаиләнең республикадан күчеп ки­тәргә җыенуы турында әйтте.
Быел сентябрьдә егетне өенә кайтарулары билгеле булды. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгында бел­дер­деләр. Кайбер чыганаклардан билгеле булуынча, колумбайнер гаи­ләсе, чыннан да, төньякка күченеп китәргә җыена. Анда үсмернең әтисе эшли һәм аны каты тотачаклар, имеш.
Стационар дәваланудан күчерүнең ни дәрәҗәдә хәвефсез булуын белү өчен UFA1.RU Сәламәтлек саклау министр­лыгының баш психотерапевты Илгиз Тимербулатовка мөрәҗәгать иткән. Ул ассызыклавынча, Стәрле­тамак колум­байнерының язмышын бәяләү аның компетенциясенә керми, һәм мондый карарларны медик түгел, ә судья кабул итә.
“Колумбайнер булган ун кешенең сигезенең акылы камил дип таныла. Болар, чыннан да, зиһене төгәл кешеләр — психопатлар түгел, әмма психологик проблемалар комплексы белән. Аларны дәвалау — гомерлек түгел. Әгәр табиблар аны куркыныч тудырмый, дип санаса, материалларны судка тапшыралар, һәм суд дәва­ханәдән чыгару мөмкинлеген хәл итә, — дип аңлата Илгиз Тимербулатов. — Психиатр — экстрасенс түгел, ә экспертиза нәтиҗәләре нигезендә карар кабул итә торган гади табиб. Ул пациентның баш миенә кереп, килә­чәктә нәрсә эшләячәген фаразлый алмый. Бүген пациентның барысы да әйбәт булырга, ә икенче көнне ул бөтенләй үзгәрергә мөмкин. Без аның стресска адекват булмаган реакция белдерергә мөмкин икәнен беләбез, тик аны гомер буе ябып тоту — конституциячел хокукларын бозу, монда инде аның адвокатлары шикаять бирергә мөмкин”.
Исегездә булса, быел шундый ике фаҗига бөтен Русияне тетрәндерде. Май аенда бер үсмер Казан гимна­зиясендә атыш оештырды, ә сентябрьдә Пермь вузында һөҗүм булды. Шуннан соң Уфада уку йортларына һәм җәмәгать урыннарына һөҗүм итү ихтималлыгы турында хәбәрләр ешайды, әмма полиция тикшерүеннән соң һәр тапкыр моның ялган чакырулар булуы ачыкланды.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: