+11 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 ноябрь 2021, 19:30

20 яшьлек якташыбыз Мәскәүдә үз-үзен юк иткән

Мәскәү янындагы Дубнада Системалы анализ һәм идарә институтының 20 яшьлек студентын эзләү фаҗигале тәмамланды.

Стәрлетамакта туып-үскән 20 яшьлек Ильясның гәүдәсен волонтерлар яр буе урамындагы ташландык корылмада табып ала. «КП-Уфа» чыганагыннан алынган мәгълүматларга караганда, яшь егет үз-үзен үтергән.

Һәлак булган өченче курс студентын әле 13 ноябрьдә үк эзли башладылар. Дәресләрдән соң егет тулай торакта сәер язма калдырып чыгып киткән, язмада бөтен кеше белән саубуллашуын белдергән. Тулай торактагы бүлмәдәге күршеләре язманы университет җитәкчелегенә күрсәткән: тиздән полиция хезмәткәрләре һәм эзләү-коткару отряды волонтерлары Ильясны эзләүгә керешкән.

Башта эзтабарлар Дубна елгасы тирәләрендә йөргән, аннары гаражларга һәм ташландык корылмаларга күчкәннәр. Аларның берсендә һәлак булган студентның гәүдәсе табыла. Хәзер егетнең мәетен суд-медицина экспертизасына тапшырганнар, ә хокук сакчылары студентны мондый адымга нәрсә этәрүен ачыклый.

Һәлак булган Ильясның әти-әнисе улларының мәетен алып кайтырга әзерләнә. Мәрхүмнең дуслары һәм курсташлары да фаҗиганең сәбәбе нәрсәдә булуын аңлый алмый.

Фото:   bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: