Ул адвокатларыннан баш тарткан.
Илназ Галәвиев Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта тикшеренү узган. Аны Мәскәүгә психик халәтен тикшерергә җибәргәннәр иде. Башкала белгечләре, аның акылында тайпылышлар бар, дип тапкан, ә Санкт-Петербургтагы психиатрлар, киресенчә, үз акылында, дигән нәтиҗәгә килгән.
Кайбер Интернет мәгълүмат чаралары, Илназ Галәвиев адвокатларыннан баш тарткан, дип тә яза. Бу очракта аңа дәүләт карамагындагы адвокатлардан файдаланырга туры киләчәк.
Фото: matbugat.ru