+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 ноябрь 2021, 15:05

Поши да, кеше дә үлгән

14 ноябрьдә Уфа янында "Lada Priora" автомобиле йөртүчесе пошины бәрдергән.

Поши да, кеше дә үлгән
Поши да, кеше дә үлгән
Авария Уфаның Көнбатыш урау автомобиль юлының 30нчы километрында була.

Җиңел машина руле артында Караидел районында яшәүче 24 яшьлек егет утырган. Аның сүзләренә караганда, поши юлга кинәт чыккан, дип хәбәр иттеләр ЮХХДИның матбугат хезмәтендә.

Җиңел машинаның 62 яшьлек пассажиры табиблар килгәнче үлгән. Бәрелү нәтиҗәсендә шулай ук поши һәлак булган. Хәзер ЮХХДИ хезмәткәрләре бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

Фото:  bash.news.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: