-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
16 ноябрь 2021, 08:30

Бозлы суга чумган

15 ноябрь иртәсендә Дүртөйле районының Аргамак авылында яшәүче бер ир-ат, юлны кисеп, буа аша гына билгеләнгән пунктка барып җитәргә карар кыла.

Бозлы суга чумган
Бозлы суга чумган

Әмма боз кеше авырлыгына түзми һәм ир салкын суга чума.


Баткан ирне күреп алган хатын-кыз кичекмәстән коткаручыларны чакыртмаса, бу хәл фаҗига белән тәмамланган булыр иде. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының авария-коткару хезмәткәрләре зыян күрүчене судан тартып чыгарган һәм җылынырга ярдәм иткән.

Ашыгыч хезмәт вәкилләре буада бозның калынлыгы 2-3 см булган, дип билгели. Бу боз юка һәм әлегә сулыкларга керү тыела.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: