Вакыйгалар урынына беренче булып ирекле янгын сүндерүчеләр килгән һәм бер катлы агач бина януын күргән.
Волонтерлар һәм һөнәри янгын сүндерүчеләр утка каршы бер сәгать көрәшкән. Әмма ике кешене коткарып кала алмаганнар.
Төтенләнгән бинада өлкән яшьтәге парның: 82 яшьлек ирнең һәм 78 яшьлек хатынның гәүдәләре табылган.
Янгынның сәбәпләре әлегә билгеле түгел.
Фото: bashinform.ru