Ул суд каршына басачак.
Тикшерүчеләр белдерүенчә, ул 9 июньдә полиция бүлекчәсенә 80 яшьлек әтисенең югалуы турында хәбәр иткән. Әтисе, имеш, 30 май көнне үк велосипедта чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.
Тикшерүчеләр оперативниклар белән берлектә тирә-юньне игътибар белән тикшергән, күршеләреннән һәм туганнарыннан сораштырган. Алар картның улы белән еш ызгышканын да әйткән. Ә 45 яшьлек ирнең өйдәше нәкъ менә әтисен шушы кеше үтерүе һәм мәетен урманда яшерүе турында белдергән.
Пенсионерның мәетен тапкач, ир җинаятен таныган. Ул 30 май кичендә янә әтисе белән талаша, шуннан соң аны кыйный, ә аннары башына кирпеч суга. Пенсионер алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә, ә улы, мәетне машинаның багажнигына салып, урманга алып чыга һәм күмә. Күршеләре сораша башлагач, ул аларга әтисенең югалуын, ышансыннар өчен хәтта полициягә мөрәҗәгать итүен сөйләп бирә.
Фото: bash.news.ru