Казанда метанол белән агулану билгеләре булган яшь кешеләрне дәваханәләргә салганнар. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аларның кайберләре авыр хәлдә.
15 ноябрьдә Салмачы бистәсенең шәхси йортында 21-22 яшьлек 15 кешедән торган компания туган көн билгеләп үтә. Алар акчаны янга калдырырга булган һәм үзләре белгән кешедән 1,5 мең сумга биш литрлы сыйфатсыз аракы сатып алган. Шуңа бәйле рәвештә яшьләрнең күбесе шәһәр дәваханәсенә китерелгән. Өчесе авыр хәлдә, 20 яшьлек кыз комада. Табиблар әлегә бернинди фараз да бирми.
Каза күрүчеләрнең унысы - Стәрлетамактан. Ведомство хәбәр иткәнчә, агулану аркасында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны 13 кеше тәшкил итә. Аларның канында метанол табылган.Татарстан Тикшерү комитеты суррогат белән агулану факты буенча кулланучыларның гомере һәм сәламәтлеге таләпләренә җавап бирми торган товарлар һәм продукцияне сату яки сату максатында җитештерү, саклау буенча җинаять эше кузгаткан.Фото: natural-medicine.ru