+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
17 ноябрь 2021, 21:20

"Ул гомумән эчми иде..."

Башкортстан яшьләренең Казанда агулануы турында хәбәр иткән идек. Аларның берсе - БДМУның 20 яшьлек студент-педиатры Анастасия Прокудина.

"Ул гомумән эчми иде..."
"Ул гомумән эчми иде..."
Кыз яхшы укый, эшли һәм иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә. Хәзер, аның әнисе Светлана Прокудина сүзләренә караганда, кыз спирт белән агулану сәбәпле, авыр хәлдә һәм табиблар уңай фаразлардан ерак тора.

Светлана хәбәр иткәнчә, агуланган 13 студентның күпчелеге - Стәрлетамактан һәм Салаваттан. Казанга Александр Поярковның туган көнен билгеләп үтү өчен барганнар. Яшь кеше Татарстан башкаласында укый, шулай ук музыка белән профессиональ рәвештә шөгыльләнергә омтыла, рэп-җырлар яза, клиплар төшерә һәм, социаль челтәрләргә караганда, туган шәһәрен «авыл» дип атап, туган ягына карата аерым сагыну кичерми.

Аның туган көнендә контрафакт аракы эчеп 13 кеше агуланган. Соңрак барысы да хастаханәгә агулану билгеләре белән мөрәҗәгать иткән.

Анастасия БДМУда педиатрга укый һәм «Умскул» онлайн-мәктәбендә куратор булып эшли, анда өлкән сыйныф укучыларын имтиханнарга әзерлиләр.

— Ул эшли, медицина белгечлеге ала, бюджетка керде, бик акыллы бала. Ул, гомумән, эчми, организмы артык хәлсез, еш авырый, ашказаны зәгыйфь, шуңа күрә иң нык агуланганы да ул булгандыр, - ди кызның әнисе.

Ул Настя бераз эчкәндер дип фаразлый, тик организмның зәгыйфьлеге аркасында калганнардан күбрәк зыян күргән. Әмма кызының дуслары аңа артык нечкәлекләре турында сөйләми.

Фото:  bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: