+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 ноябрь 2021, 07:45

Ташка бәйләп кем суга салган?

Свердловск өлкәсенең Балтым күлендә Башкортстаннан килгән 22 яшьлек егетнең мәетен тапканнар.

Ташка бәйләп кем суга салган?
Ташка бәйләп кем суга салган?
Аңа таш тутырылган рюкзак бәйләнгән булган.

Егетнең мәетен җәй көне үк тапканнар, тик бу көннәрдә генә тикшерүчеләр "Үтерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Көч кулланып үтерү турында сөйләгән тән җәрәхәтләре табылмаган. Судмедэксперт мәетнең таркалуы аркасында үлем сәбәпләре турында нәтиҗә бирә алмаган.

Тикшерүчеләр хәбәр иткәнчә, һәлак булган егет элек хөкем ителмәгән. Хәзерге вакытта аның Свердловск өлкәсенә нинди максат белән килүе һәм кем белән элемтәгә керә алуы ачыклана.

фото:  bash.news

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: