+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 ноябрь 2021, 08:30

Агуланган студентларның хәле ничек?

Казанда агуланган Башкортстаннан студентларның хәле билгеле булды.

Агуланган студентларның хәле ничек?
Агуланган студентларның хәле ничек?

Казанда туган көнне бәйрәм иткәндә метанол белән агуланган 13 кешенең барысы да элеккечә дәваханәдә кала. Исегезгә төшерәбез, аларның 11е — Башкортстаннан килгән студентлар. Бу хакта UFA1.RUга зыян күрүчеләр яткан дәваханә вәкиле Гөлнара Тимуршина хәбәр иткән.

Аның сүзләренә караганда, хәзер өчесе реанимациядә. Калганнарын офтальмолог караган. Билгеләп үтик, метил спирты белән агуланганда кешенең күрү сәләте белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин.

- Күзләре зыян күрү очраклары табылмады, барлык балалар да төсләрне аера. Әмма әлегә аларны чыгару турында сүз юк, - дип сөйли Тимуршина.

Ул Анастасия Прокудина, барыннан да күбрәк зыян күргән кыз, әле дә аңына килми, дигән.

— Ул бик авыр хәлдә. Реанимациядә булган башка ике кеше дә авыр, әмма уңай динамикалы, — дип билгели дәваханә вәкиле.

Исегезгә төшерәбез, 16 ноябрьдә яшь кешеләр дәваханәгә агуланып эләккән. Башта алар кулдан сатып алган ялган хәмер эчкән дип фаразланган иде. Тик соңрак тикшерүчеләр аларның спиртлы эчемлек белән бергә багажникта яткан незамерзайканы хәмер белән бутавын ачыклый.

Фото:  bash.news

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: