Бу хакта һәлак булганнарның туганнары хәбәр иткән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында да кызны коткарып калып булмавын раслыйлар.
- Кызганычка каршы, бу көннәрдә табибларның бөтен тырышлыгына карамастан, бер пациентканы коткарып калып булмады. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм шәхсән министр исеменнән кайгыгызны уртаклашабыз, - дип хәбәр итәләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Калган зыян күрүчеләр, Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, тотрыклы хәлдә.
Искәртеп узабыз, фаҗига 16 ноябрьдә булган иде. Башкортстанда туып-үскән 11 студент дәваханәгә метанол белән агуланып эләккән. Ул көнне балалар дусларының берсе - Александр Поярковның туган көнен билгеләп үткән. Өчесенең, шул исәптән Анастасия Прокудинаның хәле авыр дип бәяләнгән.
Татарстан Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.
Фото: bash.news