Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 ноябрь , 19:05

Ун балалы гаиләнең йорты янган

20 ноябрьдә Кушнаренко районында 10 балалы гаилә яшәгән йорт янган.

Ун балалы гаиләнең йорты янган
Янгын Субай авылындагы шәхси йортта чыккан. Ут бинаны тулысынча юкка чыгарган. Бәхеткә, янгын нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

Йорт янгын хәбәрчеләре белән җиһазландырылган булган, шуның аркасында йорттагылар исән калган.

МЧСтан хәбәр итүләренчә, йортта 10 балалы гаилә яшәгән: җидесе - мәктәп һәм икесе балалар бакчасы яшендәге, өлкән уллары Уфада аерым яши.

Гаилә вакытлыча урнаштыру пунктында урнашудан баш тарткан, дуслары янында яшәячәк. Гаилә имин исәпләнә. Янгынның сәбәбе ачыклана.

фото: bash.news

 

Автор:Резеда Галикәева