Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 ноябрь , 14:50

Янгын хәбәрчесе урнаштырылмаган булган....

Стәрлетамактагы янгында бер ир белән 12 яшьлек бала янып үлүе турында язган идек.

Баланың әнисе Ирина Габитова сүзләренә караганда, фаҗига вакытында ул эштә булган. Ирина аңлатканча, ире " Магнит" кибетләре челтәренең бүлү үзәгендә кладовщик булып эшләгән. Фаҗига алдыннан кич белән ул хатынын эшкә илтә, ә үзе өенә балаларын карау өчен кайта.

- Күршеләрем килде һәм безнең өйдә янгын чыгуын хәбәр итте. Мин, гомумән, моның сәбәбе нәрсәдә булганын аңлый алмыйм. Мин эшкә кичке сигезенче яртыда киттем, барысы да әйбәт иде, ирем мине китерде, — ди Ирина Габитова.

Габитовларның өч баласы бар иде, аларның берсе янгында үлгән. Беренче никахтан Иринаның олы кызы алар белән яши. Нәкъ менә ул янган йорттан кече ике энесен чыгарган, тик аларның берсе ниндидер сәбәп белән бинага кире кереп киткән.

Габитованың кызы укыган мәктәптә, бу гаилә һәрвакыт яхшы исәптә булды, дип сөйләделәр.

- Күпбалалы, яхшы, мәдәни, тәрбияле һәм эчмәүче гаилә. Әниләре дә, әтиләре дә эшләделәр, - дип ассызыклыйлар мәктәптә.

Хәзер МЧС белгечләре фаҗига сәбәпләрен ачыклый. Коткаручылар билгеләп үткәнчә, Габитовларга 2019 елда янгын хәбәрчесе бирелгән, тик алар аны урнаштырмаган...

Фото: bashinform.ru

Янгын хәбәрчесе урнаштырылмаган булган....
Автор:Резеда Галикәева