Аларның хәле инде борчу тудырмый. Алар йорт шартларында дәвалануын дәвам итәчәк.
Хәлләре уртача һәм авыр дип бәяләнгән тагын дүрт яшь кеше медиклар күзәтүе астында дәваханәдә калачак.
Элегрәк 19 кешедән торган компаниянең Казан янында урнашкан бистәдә бер егетнең туган көнен бәйрәм итәргә җыелуын хәбәр иткән идек. Башта метанол белән агуланып, дәваханәгә 13 кеше китерелгән, аннары аларның саны 15кә кадәр арткан.
Аларның унысы, шул исәптән туган көнен билгеләп үтүче егет Башкортстаннан булган. Тикшерү версиясе буенча, яшьләр бәйрәм алдыннан сатып алган суррогат хәмер белән түгел, ә «незамерзайка» белән агуланган. Соңрак БДМУның 20 яшьлек студенткасы вафат булды.
Фото: bashinform.ru