

Алданган хатын полициягә мөрәҗәгать итәргә ашыккан, дип хәбәр иттеләр республика буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Зыян күрүче аларга билгесез номердан, янәсе, хокук саклау органнары һәм банкның хәвефсезлек хезмәткәрләре шалтыратуы турында сөйләгән. Шалтыратучылар хатынның исәбеннән акча урларга маташулары турында хәбәр итә.
Акчаларны саклау өчен аңа "белгечләр" күрсәтмәләрен төгәл үтәргә кирәк, имеш.
Хатын курыккан, өч банктан кредитлар алган, шулай ук үз фатирын саткан. Ул мошенникларга 6,5 миллион сум күчергән.
Хәзерге вакытта килеп чыккан хәлнең шартларын һәм детальләрен полиция хезмәткәрләре ачыклый.
Ышанмагыз алдакчыларга, дип күпме язабыз! Банк хезмәткәрләре бервакытта да телефоннан шалтыратып, мондый хәбәр сөйләми!
Фото: mk.ru