Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 ноябрь , 08:40

Ковидтан ирле-хатынлы бер көнне үлгәннәр

Туймазыда ковид госпитале табибы шушы фаҗига турында сөйләгән.

Ковидтан ирле-хатынлы бер көнне үлгәннәр
Туймазыда коронавирустан өлкән яшьтәге пар бер-бер артлы, берничә сәгать аерма белән вафат булган. Бу кайгылы вакыйга хакында госпитальнең табибы Эльзара Талипова сөйләгән.

- Аларны бер атна аерма белән алып килделәр. Башта гипертония һәм үпкәләре 70 процентка якын зарарланган ир - аны шунда ук реанимациягә күчерделәр. Аннары үпкәләренең 50 проценты зарарланган хатыны, ә анда диабет та, симерү дә, гипертония дә бар иде, - дип искә ала «Туймазы хәбәрләре» басмасы белән әңгәмәдә Эльзара Талипова.

Ир белән хатын вакциналанмаган икән, гәрчә аларның авырулары буенча прививкага каршы күрсәткечләре булмаса да. Шуңа күрә алар авырган, һәм бер ай реанимациядә ятып, бер көндә үлделәр.

61 яшьлек ир - кич, ә 60ы да тулмаган хатын иртән үлгән.

Эльза Талипова сүзләренә караганда, реанимациядә пациентларның күбесе – прививкага каршылар. Әмма авыруның авыр агымы аларны бу карарлары турында үкенергә мәҗбүр иткән. Ләкин соң...

Фото: kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева