Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 ноябрь , 07:55

Яңа туган баласын 100 мең сумга саткан

Моның өчен ана булган кеше башта интернетта белдерү биргән.

Яңа туган баласын 100 мең сумга саткан
Казаннан яшь ана үзенең яңа туган улын 100 мең сумга бәяләгән, ул дүшәмбе көнне Мәскәү хостелендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынган. 26 яшьлек Эвелина башта сабыйны сатарга планлаштырган һәм хәтта белдерүне Интернетта да урнаштырган. Криминаль килешү төзегәндә аны фаш итәләр.

Баланы сату турында ул әле туган шәһәрендә үк кайгырткан. Авырга калгач та улын үзендә калдырмаска буган. Сүз уңаеннан, социаль челтәрдә Эвелинаның статусы - "кияүдә". Ул, игълан биреп, баланың бәясен атаган. Тиздән тәкъдимгә потенциаль ата-аналар җавап биргән.

Килешүне башкару өчен ханым Мәскәүгә килә. 9 ноябрьдә ул Түбән Новгород урамындагы кунакханәгә урнаша.

12 ноябрьдә хатын-кыз эч авыртуына зарланган. Аңа "ашыгыч ярдәм" чакырганнар. Аны дәваханәгә озатканнар, һәм бер атнадан ул кунакханәгә сабые белән кайткан.

Ниһаять, дүшәмбе көнне сатып алучылар исеме астында кунакханәгә хокук сакчылары килә. Сабыйны "әти-әниләренә" тапшырып, Эвелинаның расписка язуы була, аны кулга алалар...

Фото: PIXABAY.COM

 

Автор:Резеда Галикәева