Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 ноябрь , 07:35

11нче каттан очып төшеп исән калган

Шушы көннәрдә бөтен Башкортстанны Уфада булган фаҗига  тетрәндерде.

11нче каттан очып төшеп исән калган
Интернет челтәрендә 18нче каттан егылган 31 яшьлек хатын-кызның коточкыч үлеме кадрлары барлыкка килде. Тикшерүчеләр бу бәхетсез очрак берәрсенең явыз нияте сәбәпле булганмы-юкмы икәнлеген ачыклаган арада социаль челтәрләрдә халык узып баручыларның сәер реакциясе турында фикер алыша, янәсе, бер хатын үзеннән бер-ике метр ераклыкта гәүдә килеп төшкәч тә аның яныннан тыныч кына узып киткән...

40 яшьлек уфалы Ирина Бәдыйкова исә үз тәҗрибәсе белән уртаклашкан. Хатын 12 ел элек яшь кызның гаять зур биеклектән егылып төшүенең шаһиты булган һәм озак вакыт шоктан айный алмавын белдергән. Һәм менә могҗиза: комментарийларда аның алдына егылып төшкән шул кыз җавап биргән!

Ул көнне 12 ел элек Алина дуслары белән 11нче катта сыра эчкән. Балкон тимеренә утырган булган. Һәм ялгыш аска очкан. Дәваханәдә аңа ике көн вакыт биргәннәр. Ләкин яшь организм көрәшкән һәм Алина исән калу гына түгел, аягына баскан. Менә шундый хәлләр дә була бу дөньяда.

Фото: vashgorod.ru

 

Автор:Резеда Галикәева