+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 ноябрь 2021, 11:50

18нче каттан сикереп үлгән кызның туганнары нәрсә ди?

Уфада яшәгән һәм биеклектән егылып төшкән 31 яшьлек кызның туганнары аның үлеме турында дөреслекне белергә тырыша.

18нче каттан сикереп үлгән кызның туганнары нәрсә ди?
18нче каттан сикереп үлгән кызның туганнары нәрсә ди?
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 18нче кат тәрәзәсеннән кеше егылуы турындагы мәгълүмат Уфаның ашыгыч хезмәтенә килгән. Урынга ашыгыч ярдәм чыккан. Бригада килгәч, зыян күрүченең үлемен раслаган.

Рәсми расланмаган мәгълүматларга караганда, фаҗиганең сәбәбе кызның егете белән аерылышуы булырга мөмкин. Фаҗига вакытында аның белән ахирәте булган, ул аны начар уйлардан аерырга тырышкан, ләкин фаҗигане булдырмый кала алмаган.

"Башинформ" агентлыгы 31 яшьлек Кристинаның туганнары белән элемтәгә кергән, алар кызның өметсез адымга үзе бара алуына шикләнә. Һәм, тикшерү үткәреп, дөреслеккә ирешергә тели. Кристинаның энесе сүзләренә караганда, кыз сигез балалы гаиләдә үскән. Әнисе күптән үлгән, әтисе авылда яшәгән, аның барлык балалары диярлек Белоретта яши, ә Кристина апасы белән - Уфада.

"Хәзер без алтау калдык. Элегрәк 16 яшендә абыйны ток сугып үтерде. Кристина Уфага килде. Без барыбыз да аның гомерен үзе өзүенә ышанмыйбыз - бернинди алшартлар да юк иде. Ул тормышны ярата иде! Уфада фатир сатып алырга ярдәм иттек, ул эшләде, үз фатиры бар, матур киенеп йөрде - барысы да тәртиптә иде, - дип хәбәр итте Кристинаның бер туганы. - Егете белән аерылышу турында берни дә әйтә алмыйм. Уфада ул күбрәк апасы белән аралаша иде".

Туганнары кызны Белоретта, әбисенең кабере янында җирләгән.

Фото:bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: