Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 ноябрь , 16:20

Дәүләт башлыгына кем аткан?

Михаил Горбачевка мылтык төбәгән кеше кем ул? Генсек ничек исән калган?

Дәүләт башлыгына кем аткан?

1990 елның 7 ноябре. Мәскәүнең Кызыл мәйданында Бөек Октябрь революциясе бәйрәме уңаеннан демонстрация бара. Көтмәгәндә, 11 сәгать 10 минутта, әлеге чарадан бирелгән телетрансляция туктатыла. Үзәк телевидение 15 минут дәвамында тамашачыларга ниндидер классик музыка уйната. Мондый хәлләргә сизгер булган кайбер кешеләр эшнең нәрсәдә икәнен сизеп кала: Мәскәүдә ниндидер көтелмәгән хәл булган! “Хәбәрдарлык чоры”ның чәчәк аткан чагы бит. Инде кичке якта үзәк телевидение, кыска булса да, мөһим хәбәргә ачыклык кертә. “Бәйрәм демонстрациясе барганда Кызыл мәйданда ГУМ янәшәсендә ату тавышлары яңгырады. СССР Дәүләт иминлеге комитетының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ау мылтыгыннан һавага атучы Ленинград кешесе кулга алынган. Зыян күрүчеләр юк. Тикшерү эшләре алып барыла”, — дип хәбәр итә диктор. Мәскәүдә генә түгел, бөтен союз буенча “Горбачевка һөҗүм ясалган, атканнар”, — дигән хәбәр тарала.

Александр Шмонов 1952 елның 21 февралендә милиционер гаиләсендә туа. Әмма ул полковник әтисе эзеннән китми. Армиядә хезмәт иткәннән соң институтка укырга керә. Аны тәмамлагач, Кибернетика фәнни-тикшеренү институтына кече фәнни хезмәткәр булып эшкә урнаша. Берничә фәнни ачыш та ясый, әмма ул беркемне дә кызыксындырмый. Эшеннән тәм тапмаган Александр институттан китә дә Үзбәкстанга күченә. Биредә ул үзенең фәнни хезмәтләрен күрсәтергә, үзен танытырга омтылып карый. Әмма барысы да ул теләгәнчә булмый. Өметсезлеккә бирелеп, тагын Мәскәүгә кайтып китәргә мәҗбүр була. Ләкин үзе эшләп киткән институтта аңа эш урыны табылмый һәм ул Ижор заводына гади слесарь булып эшкә урнаша.
Александр Шмоновның сәяси карашлары әти-әнисенекеннән ерак тора. Алары коммунистлар булса, егеткә демократия ныграк ошый. Шуңа да илдә үзгәртеп кору җилләре исә башлагач ук, Александр башы белән сәясәткә чума. Митинглар, төрле сәяси җыелышларда актив катнаша. 1989 елда Шмонов “Ленинград халык фронты”на керә, ә бер елдан соң “Русиянең ирекле демократия партиясе” әгъзасы була. Әлеге ике оешманың да сәяси идеологиясе “халык өчен иреклелекне арттыру” максаты белән бәйле була.
Александр Шмоновның эшчәнлеге митинглар белән генә чикләнми. 1990 еллар башында ул сүздән актив сәяси эшчәнлеккә күчәргә карар итә. 6 мартта КПСС Үзәк Комитеты Политбюросының барлык әгъзаларына һәм кандидатларына хат-ультиматум җибәрә. Үзенең хатында Александр дәүләт башлыгының бөтен­халык тарафыннан сайлануын, күппар­тиялелекне кертүне һәм шәхси милек­челеккә рөхсәт булдыруны таләп итә. Әлеге таләпләрнең 1991 елның мартына кадәр катгый рәвештә үтәлергә тиешлеген яза. Соңрак аларның үтәлеш вакыты 1990 елның көзенә кадәр киметелә.
Әлеге таләпләр үтәлмәгән очракта, Шмонов югары дәрәҗәдәге коммунист­ларның бер өлешен үтерәчәге белән яный. Һәм беренче чиратта ул КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре Михаил Горбачевның гомере куркыныч астында булуын ассызыклый. 1989 елның 9 апрелендә — Тбилисида, 1990 елның 20 гыйнварында Бакуда булган “канлы” вакыйгаларда ул Горбачевны төп гаепле кеше буларак күрсәтә. Әйткәндәй, аның беренчесендә — 21, икенчесендә 131 кеше корбан булды.
Илдәге һәр басма җайланмаларның КГБ тарафыннан теркәлгән булуын белсә дә, Шмонов хат-прокламацияләрне “Любава” машинкасында баса. Эшен бетергәннән соң аның литерын игәү белән юкка чыгаргач, машинканы урманда җиргә күмә. Листовкалар ябыштырырга ул һәрвакыт үзенең йөзен үзгәртеп чыга. Аның прокламацияләре һәрвакыт “Әфәнделәр! Сезне КПСС Үзәк Комитеты әгъзаларын һәм әгъзалыкка кандидатларны үтерергә чакырам”, — дигән сүзләр белән башланып киткән.
Шунысы да гаҗәп: әлеге чакыруларны беркем дә җитди кабул итми. Аннары, 1990 ел — СССР җимерелү чорына якынлашкан, сәяси фикер төрлелеге колач җәя башлаган ел да иде бит. Иминлек сагында хезмәт итүчеләрнең дә хәстәрлеге ул вакытта башкачарак иде шул. Үтерү белән янаган мондый листовкаларны да, ихтимал, хокук саклаучылар акылга зәгыйфь кеше эше дип кенә кабул иткәндер.
Әмма Александрның гамәлләре шаярудан ерак тора: ул, заводтагы эшен ташлап, гәзит таратучы булып урнаша. Акчасын җыеп, хәрби корал сатып алырга уйлый. Әмма бу ниятне тормышка ашыру гаять катлаулы булып чыга һәм ул ау мылтыгы белән генә чикләнергә карар итә.
1990 елда Шмонов үзенең психик яктан сәламәт булуы турында белешмә алуга ирешә. Әлеге документ белән ул милициягә бара һәм корал сатып алу өчен рөхсәткә ия була. Аннары Ленинград шәһәрендәге кибет­ләрнең берсендә 900 сумга Германиядә эш­лән­гән ау мылтыгы сатып ала. Аны шунда ук сынап та карый — 120 метрдан пошины атып үтерә.
Коралга ия булгач, ул һөҗүм итү планын әзерли башлый. Бу вакытка инде ул Лариса исемле кызга өйләнә. Кызлары Мария тугач, өчәүләп тулай торакта яши башлыйлар. Александр үзенең мәкерле планын гаиләсеннән яшерми.
...Мылтыгының уң яктагы көпшәсенә ул — “Спутник” патронын, ә сул яктагысына Полев патронын кора. Уңайлы булсын өчен мылтык түтәсен бераз кисеп кыскарта, әмма көпшәсенә тими. Мушкасын алып ташлый. Иң җаваплы минутта мушка, пальтога эләгеп, вакытны әрәм итүгә китерәчәк, дип уйлый ул. Төз ату җайланмаларын да урынында калдыра. Мылтыкны махсус операция өчен генә сатып алынган озын пальтосы эченә яшерә. Коралны Кызыл мәйданга кергәнче металл эзләгеч ярдәмендә тапмасыннар өчен Шмонов кулына “Крепись, государство!” дигән лозунглы плакат беркетелгән тимер штырь да ала. Билгеле, ул йөз-кыяфәтен танымаслык итеп үзгәртә. Чалбар кесәсендә бәхилләшү хаты да була. Анда: “Мин үтерелгән очракта, шуны белдерәм: мин СССР Президенты М. С. Горбачевны үтерергә тырышып караган идем”, — дигән сүзләр язылган була.
Александр Мәскәүгә 6 ноябрьдә килә, тәүлеклек фатирда куна һәм иртә белән бәйрәмгә юнәлә. Демон­странт­ларның кайда җыеласын гәзиттәге белдерү аша белә.
Хәрби парадтан соң хезмәт ияләре колоннасы Кызыл мәйданга таба хәрәкәт итә башлый. 11 сәгать 10 минутта Шмонов трибунадан әллә ни ерак булмый. Аның исәпләве буенча, һөҗүм ясаласы объектка кадәр ара 50 метрдан да ким күренә. Һөҗүм ителергә тиешле ике кешене берьюлы — Горбачевны һәм аның янәшәсендәге Лукьяновны тиз күреп ала ул. Шулвакыт террорчы, демонстрантлардан өч метр читкәрәк калып, яшерелгән мылтыгын ала. Горбачевның тимер жилетта булу ихтималлыгын аңлап, Александр мылтыгын аның башына төзи.
“Мин планым буенча беренче атуны Горбачевка юнәлтергә тиеш идем. Әгәр беренче атудан соң Горбачев егылып ауса яисә качса, пуляның икенчесе Лукьяновка иде. Әгәр беренче атудан соң Горбачев егылмаса һәм яшеренмәсә, икенчесе дә дәүләт башлыгына булырга тиеш иде”.
(Александр Шмонов истәлекләреннән.)
Әлбәттә, террорчының җинаятьтәш әшнәсе дә булган. Ул, “х” вакыты җиткәч, пистолеттан һавага атып, тирә-яктагы милиция хезмәткәрләренең игътибарын үзенә җәлеп итәргә тиеш була.
“Планны бергә корган иптәшем, алдан сөйләшкәнчә, мине ышыкларга тиеш иде. Мин мылтыгымны алдым, мавзолей ягына төзәдем... Ләкин нәкъ шул вакытта иптәшем, тиз-тиз генә атлап, бөтенләй читкә китте. Соңыннан икебез арасында гына булган сөйләшүдә дөресен әйтте: “Бу хәлдән соң мине атачакларын күз алдыма китердем”, — диде. Курыккан”, — дип хәтерли Александр.
Александр Шмонов мылтыгын мавзолей трибунасына төбәп атарга әзер­ләнгәндә аны колоннаны озатып баручы 1нче патруль-пост хезмәте сержанты Андрей Мыльников күреп кала. Милиционер террорчы янына ату яңгырарга бер секунд калганда йөгереп килә һәм, аның мылтыгына ябышып, көпшәсен һавага таба борып өлгерә.
“Башымда йөгерек уй үтте. Әгәр террорчыны аяктан ексам, ул мылтыгы белән атып өлгерергә һәм тирә-яктагы кешеләрне җәрәхәтләргә мөмкин. Аның өстенә сикерергә һәм ике кулым белән мылтык көпшәсен эләктерергә тырыштым...”
(Милиционер Андрей Мыльников күрсәтмәсеннән.)
Шулвакыт Шмонов мылтыктан атып өлгерә, әмма ул һавага төбәлгән була. Бу хәлне тиз арада Горбачевның сак хезмәте начальнигы Владимир Медведев күреп ала һәм дәүләт башлыгын үзенең гәүдәсе белән каплый. Нәрсә булганын Горбачев аңламый да кала...
Әйтергә кирәк, бу вакытта трибунада басып торган дәүләт һәм Хөкүмәт җитәкчелегенең берсе дә яшеренми дә, китми дә. Бары тик бер кеше — халык депутатларының Мәскәү шәһәр Советы рәисе Гавриил Попов кына трибуна артына яшеренә.
Ә Мельников белән Шмонов арасында кыска гына көч алыш була. Нәтиҗәдә, икенче ату яңгырый. Пуля ГУМ бинасына эләгә. Ярдәмгә тирә-яктагы хокук саклау­чылар килеп җитә. Чекистлар, террор­чының кулларын бәйләп, универмаг бинасына алып керә. Террактны булдырмый калудагы батырлыгы өчен Мельниковны соңрак “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләклиләр.
Александр үзе исән калган очракта суд буласына да, хөкем карары нигезендә атылачагына да әзерләнгән була. Ул үзенең акылы сау-сәламәт булуына ничек кенә ышандырырга теләвенә карамастан, медицина комиссиясе аны авыру дип таба һәм билгесез вакытка психиатрия дәваханәсенә озата. Анда ул өч ел ярым дәвалана. “Анда миңа көзән җыера торган препаратлар бирәләр иде. Һәм һәрвакыт мин аңардан җәфаландым. Ятып та, басып та торып булмый. Атлап йөргәндә генә бераз җиңелрәк. Йөргәндә көзән җыеру туктый иде”, — дип искә ала ул.
Дәваханәдән чыкканнан соң ул II группа инвалид дип таныла. Дәваланган чорда аны баласы белән хатыны да ташлап китә. Иреккә 1995 елның җәендә чыга һәм җылылык системаларын ремонтлау белән шөгыльләнүче шәхси фирмага слесарь булып эшкә урнаша. Бер елдан соң үзе “Тонна золота” дигән ремонт-төзелеш фирмасы оештыра һәм аның җитәкчесе була.
1999 елда Александр Шмонов Дәүләт думасына депутатлыкка кандидат булып теркәлергә уйлый, әмма урындагы сайлау комиссиясе кандидатны яклап җыелган имзаларның күбесен гамәлдән чыгарып, аны теркәүдән баш тарта.
Бераздан кеше хокукларын яклаучы буларак эш башлый. Бигрәк тә психиаторлардан зыян күрүчеләрнең хокукларын яклау юнәлешендә актив катнаша. Хәтта Горбачевка һөҗүме турында китап та яза. Әмма бөтен дөньяга “танылу” алганнан соң да аның шөгыльләре дан-шөһрәт тә, акча да китерми. Пенсиягә чыкканчы ул фатирлар ремонтлап эшләгән акчасына яши. Үз гаебен Александр танымаган һәм язмышының шулай булуына үкенмәгән дә. “Атканым өчен үкенмим, ә мылтык төбәгән кешегә тидерә алмавыма үкенәм”, — ди ул һаман да.

Интернеттагы ачык чыганаклар буенча Олег Төхвәтуллин әзерләде.


Автор:Зөһрә Исламова