Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 ноябрь , 08:15

Русиягә кайтасы килмәгәнме?

Бер ир Мисырдан Самарага кайтып килгәндә самолетта үз-үзенә кул салган.

Русиягә кайтасы килмәгәнме?
23 ноябрьдә Мисырның Шарм-әл-Шейхыннан Самарага рейс башкаручы самолетта 48 яшьлек Русия гражданының үле гәүдәсен тапканнар, тикшерүчеләр вафат булу фаразларының берсе дип үз-үзенә кул салуны атый, дип хәбәр итә Life.ru.

Ирнең гәүдәсе очыш вакытында самолет бәдрәфендә табылган, экипаж ашыгыч рәвештә Каһирәдә төшеп утырган. Экипаж көче белән мәрхүм русияленең гәүдәсен багаж отсегына күчергәннәр, шуннан соң самолет Самарага очып киткән.

Рейс Курумоч аэропортына тоткарлык белән килә. Кайбер чыганаклардан билгеле булуынча, ирдә электән психик авыру күзәтелгән. Мисырда ял вакытында аның үз-үзен тотышында сәерлекләр сизелмәгән.
 
Туганнары бу хәлгә ышанмый. Ир - яхшы гаилә башлыгы булган. 

Фото: mk.ru

 

Автор:Резеда Галикәева