

Адвокат Шота Горгадзе Уфадан Владимир Санкинга чыгарган хөкем карарына янә шикаять биргән.
Искәртеп узабыз, соңгысы педофилны үтергән иде. Бу хакта адвокат социаль челтәрләрдәге шәхси битендә язган.
2020 елның 30 гыйнварында Владимир Санкин педофилны кыйнап үтерә. Янәсе, ир ике малайга бәйләнгән, алары Владимирга зарланган. Бу хәл зур шау-шу куптарды. Присяжныйлар суды Санкинны үтерүдә гаепле дип тапты һәм 8 елга хөкем итте.
Шота Горгадзе хөкем карарына шикаять биргән. Шикаятьне 14 декабрьдә Самарада Гомум юрисдикциядәге алтынчы кассация суды бинасында караячаклар.
"Санкин 8 елга хөкем ителде. Ә аны бүләкләргә кирәк, чөнки ул - герой. Мин дә аның урынында шудай итәр идем", - дигән Шота Горгадзе.
Фото: bash.news