Алтай краенда поезд астына кергән автомобиль руле артында укытучы хатын булган, ә юл-транспорт һәлакәтендә аның өч укучысының гомере өзелгән, дип хәбәр итә РИА Новости.
Һәлак булучылар - икенче сыйныф укучылары. Руль артында аларның укытучысы утырган. Дәваханәдә тагын бер укучы үлем белән көрәшә. Фаҗига дүшәмбе көнне "Тальянка – Урта Себер" арасында булган, анда кар чистарту поезды һәм җиңел машина бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә өч бала үлгән, тагын бер бала һәм водитель хатын зыян күргән. Ул, тыю сигналына карамастан, поезд алдына килеп чыккан.
Фото: ria.ru