+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
30 ноябрь 2021, 15:00

Кызы белән хатыны каберләре арасында хушлашкан...

Ирне бу адымнан бер тапкыр коткарып калган булганнар инде...

Кызы белән хатыны каберләре арасында хушлашкан...
Кызы белән хатыны каберләре арасында хушлашкан...

Арсеново авылы кешесе зиратта хатыны һәм кызының каберләре арасында үз-үзенә кул салган...

"Зианчуринские зори" басмасы хәбәр иткәнчә, яраткан хатыны үлгәннән соң ир озак вакыт яңа тормыш юлдашын таба алмаган. Күпмедер вакыттан соң ирнең тормышында яңа мөнәсәбәтләр барлыкка килгән кебек, ләкин ул бик көнчел булып чыккан, һәм шуның аркасында һәрвакыт гауга оештырган.

Бер мизгелдә ирнең сабырлыгы беткән һәм яңа хатынына, әгәр ул үз-үзен шулай тотудан туктамаса, тормыштан китәчәге белән янаган. Беренче тапкыр ирне бу куркыныч адымнан авыл Советы башлыгы саклап калган. Шулай да ир бу эшне ахырына кадәр җиткерергә булган...

Зиратта ир яраткан хатының һәм кызының каберләре арасында үз-үзенә кул салган. Кызы бала чагында ук үлгән булган, ә хатыны авыру аркасында мәрхүмә булган. Ирнең гәүдәсен авыл халкы тапкан.

Фото: flormar-shop.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: