+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
30 ноябрь 2021, 07:25

Үтергән дә чит кабергә күмеп куйган

1 июньдә Күмертау полициясенә бер ханым мөрәҗәгать итеп, 25 яшьлек улының хәбәрсез югалуын белдергән.

Үтергән дә чит кабергә күмеп куйганҮтергән дә чит кабергә күмеп куйган
Үтергән дә чит кабергә күмеп куйган

Хокук сакчылары егетне эзли башлаган – алар шәһәр территориясен карап чыккан, югалган танышларыннан сорашкан. Егет югалгач, аның бер танышының Мәскәүгә китүе ачыклана. Башкалада аны тоткарлыйлар, ул егетне үтерүләрен таный.

11 майда егетләр арасында низаг чыккан. 25 яшьлеге, ирегеннән мәхрүм итү урынында булганда, әле тоткарланган егетнең кызы белән хат языша. Оппонентлар шәһәр читендә Мәләвез елгасы янында очрашырга һәм мөнәсәбәтләрне ачыкларга карар кылган. Алар арасында сугыш чыга, алар икесе дә суга чума. Шул чакта егет көндәше сулыш алудан туктаганчы аның башын суга батырып тора.

Гаепләнүче ритуаль хезмәттә эшләгән, шуңа күрә икенче көнне мәетне зиратка алып чыгып, аны чит кабергә күмгән. Шул ук вакытта егет шаһитларны куркыткан, аларны берничә тапкыр кыйнаган, шуңа күрә тегеләре озак вакытлар дәшми торган. Хокук бозучы үз гаебен таныган. Җинаять эше судка җибәрелгән.

Aото: bash.news

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас