Интернет челтәренә язылган язмаларны укып карасаң, шаккатарлык. Шундыйларның берсен "ВКонтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә бер хатын-кыз язып калдырган.
"Соңгы вакытта бик рәхәттә яши башладым. Ярты ел элек ирем Себер якларына эшкә юлланды. Өч ай катмый торган чаклары бар. Моңа кадәр бер-беребезне көн дә күргәч, еш кына каты талаша идек. Ә хәзер ике атнага кайта да тагын эшкә китә.
Сез мине хәзер бик каты тәнкыйтьләрсез инде, әмма ул эшкә киткәч, бәхетле тормыш кичерәм. Көн дә диярлек яңа ир белән гулять итәм. Мине алар кинога, төрле рестораннарга йөртә. Ә ни өчен сиңа ир кирәк, диярсез? Чөнки рәсми рәвештә берәү генә булырга тиеш бит инде ул...
Бәлки, ирем дә Себердә эшләп кенә ятмыйдыр. Әмма анысы минем өчен караңгы...", - дип язган ул.
Фото: pexels.com