+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
3 декабрь 2021, 09:15

18 елга хөкем иттеләр дә... иреккә чыгардылар

Әбҗәлил районы суды 15 ел элек кылынган җинаятьтә гаепләнгән кешегә хөкем карары чыгарды.

18 елга хөкем иттеләр дә... иреккә чыгардылар18 елга хөкем иттеләр дә... иреккә чыгардылар
18 елга хөкем иттеләр дә... иреккә чыгардылар

2006 елның бер көнендә алар, танышы белән бергә Әскар авылында урнашкан «Луиза» кибетенә кереп, талау максаты белән сатучыны үтергән. Кассада нибары ике мең сум булган.

Озак вакытлар бу җинаять ачылмаган, тик Башкортстан буенча Тикшерү комитеты хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгыннан хезмәттәшләре белән бергә шикләнелүчене ачыклаган. Җинаять кылган вакытта аңа 16 яшь тә тулмаган булган. Ул чакта гаепләнүченең әшнәсе дә була, тик ул йогышлы авырудан үлгән.

Әбҗәлил районы судында бу эшне карадылар һәм җинаятьнең барлык хәл-шартларын ачыкладылар. Нәтиҗәдә, хөкем ителүче үз гаебен өлешчә таныган һәм 15 ел элек кылынган үтерүдә тәүбә иткән.

Судта ачыкланганча, ул көнне хөкем ителүче һәм аның иптәше, кибеткә кереп, аны талый башлый, берсе пычак чыгара һәм сатучыдан акча таләп итә. Хатын моны эшләүдән баш тарткач, гаепләнүченең әшнәсе 15 тапкыр аның күкрәгенә һәм башына пычак кадый. Соңгы өч тапкыр пычакны хөкем ителүче кадаган. Аннары ул 2 килограммлы гер белән хатынның башына тагын берничә тапкыр бәрә.

Җинаять кылганнан соң җинаятьчеләр кассадан ике мең сум акча алып качкан.

Суд ирне бер елга иреген чикләп, 18 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Тик, җинаять җаваплылыгына тарттыру вакыты чыкканлыктан, ул җәзадан азат ителә. Суд карары нигезендә, ул һәлак булган хатын-кызның туганнарына 1 миллион сум күләмендә әхлакый зыянны компенсацияләргә тиеш булачак.

Фото: kp.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас