Аның гаебе белән ике айлык баласы юл-транспорт һәлакәтендә үлгән иде. Бу хакта төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авария быел июльдә булды. "Mitsubishi Lancer" водителе, исерек хәлдә идарә итеп, авария ясаган. Анда әнисенең кулындагы бала һәлак булган. Автомобиль әйләнгән вакытта бала арткы тәрәзә аша чыгып очкан һәм, аңа вакытында медицина ярдәме күрсәтелүгә карамастан, икенче көнне дәваханәдә җан биргән.
Хөкем ителүче үз гаебен таныган.
Суд аны биш елга сынау срогы белән шартлы рәвештә алты елга ирегеннән мәхрүм итте, шулай ук ул ике ел дәвамында транспорт чаралары белән идарә итә алмаячак.
Хөкем карары законлы көченә керде.
Фото: bashinform.ru