+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
3 декабрь 2021, 04:30

Кызы әнисенең каз-үрдәкләрен урлаган

18 үрдәк һәм 2 каз были да нету...

Кызы әнисенең каз-үрдәкләрен урлаганКызы әнисенең каз-үрдәкләрен урлаган
Кызы әнисенең каз-үрдәкләрен урлаган
Стәрлетамак районы полициясенә туңдырылган йорт кошларын урлау турында хәбәр килә.

18 үрдәк һәм 2 каз урланган. Зыян күрүче – Күчәрбай авылында яшәүче бер ханым - шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә. Шикләнү буенча Салават шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек кызы кулга алынган. Ул үз гаебен таныган. Аннан үрдәкләрнең исән калган бер түшкәсе алынган.

Башлангыч фараз буенча, хатын ул көнне әнисе янына кунакка килгән. Ул өйдә булмаганда кыз суыткычтан үрдәк һәм казларны ала һәм аларны Салават шәһәрендә сатарга уйлый. Ул такси чакырта, машина йөртүчегә юл өчен ике үрдәк белән түли. Шәһәрдә ул урланган кошларны очраклы кешеләргә саткан.

Урлашу факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: 1zoom.me  
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас