Уфа халкы куркыныч юл-транспорт вакыйгасына шаһит булды. Бу хакта алар социаль челтәрләрдә язган.
4 декабрьдә Октябрь проспектында "Башавтотранс" пассажир автобусы хәрәкәте вакытында ике тәгәрмәче чыгып очкан. Көпчәкләрнең берсе – каршы юлга, икенчесе тротуарга тәгәрәгән.
Бәхеткә, юл-транспорт вакыйгасында беркем дә зыян күрмәгән. Тәгәрмәчләр автомобильләргә дә тимәгән.
Фото: bash.news