Уфада Росгвардия хезмәткәрләре катгый конфликтны булдырмый калган. Көнләшкән ир хатынын һәм аның әңгәмәдәшен кыйнаган.
Бу хәл Юрий Гагарин урамындагы ресторанда булган. Хәвеф төймәсенә учреждение хезмәткәрләре баскан.
Әлеге ир урамнан әйләнеп кергәндә хатынының бер билгесез ир белән сөйләшеп утырганын күрә. Ярсуыннан ул аларның башларын чәкәштергән.
Вакыйга урынында Росгвардия хезмәткәрләре 31 яшьлек Уфа кешесен тоткарлаган. Зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелгән.
Фото: bash.news