+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 декабрь 2021, 20:30

“Мактагыз инде мине, зинһар”

Һәркем якыннарының җылы сүзләренә мохтаҗ

“Мактагыз инде мине, зинһар”
“Мактагыз инде мине, зинһар”

Социаль челтәрләрдә шундый язмага тап булдым: урта яшьләрдәге ханым эчендә дөрләгән уй-хисләрен “түгә”. Ирем бөтенләй йорт эшләреннән читләште, бар нәрсәгә кул гына селти, дип яза ул.

“Сиңа кирәк икән, үзең эшлә, вакытым юк” — бар белгәне шул. Бәй, барысына үзем чабарлык булгач, нигә кирәк миңа ир. Бигрәк тә ачуны китергәне: гел генә чит кешеләргә эшли. Акча да алмый еш кына! Рәхмәт әйтсеннәр, мактасыннар түлке. “И, бигрәкләр дә ярдәмчел, әйбәт кеше инде”, дисеннәр генә... Нишләргә дә белмим. Олыгайган көндә аерылып, гаилә бозып, кеше көлдерәсе, йорт-мал бүлешеп йөрисе килми. Болай яшәү дә туйдырды, эч поша. “Артыгын кыланасың, эчеп-исереп йөрми, кул күтәрми, ни кирәк тагы”, — ди миңа күпләр. Бәлки алар хаклыдыр, түзәргә, килешергә кирәктер?..”
Сүз дә юк, бәргәләнгән-ачыргаланган җан иясенә төрле җаваплар “ява”. “Тапкансыз кайгырыр нәрсә, бүтән мәшәкатегез юктыр шул”. “Гаепне үзеңнән эзлә, тикмәгә чыгып таймыйдыр ирең өйдән”. Болары — бер “лагерь” фикере. “Кит моннан, шул хәстрүшкә түзеп ятарга. Аерылып, калган гомерең тынычлыкта үтәр, ичмасам”. “Ә син үзең дә берни эшләмә өч-дүрт көн. Ашарга да пешермә, җыештырма да... Күрер шунда күрмәгәнен!” Болары каршы як фикере. Һәркайсы үзенчә хаклы кебек. Тик чит гаилә хәлләрен тәгаен генә кем белер икән... Кем әйтмешли, кавынны да ярып карамыйча белеп булмый. Әллә ни аның эчендә...
Күптән укылган хикәя хәтергә төште. Анда да шундыйрак вакыйга сурәтләнә. Ир заты җан-фәрманга таныш-белешләренә булышып йөри. Кемдер яңа фатирга күчкән, әйбер­ләрен ташырга кирәк. Күршесенең улы институтка керергә җыена, “тиешле”, ярдәм итәрдәй кешеләрне табу мотлак. Бер иптәшенең краны ватылган, яңасын юнәтергә иде тизрәк... Тәү карашка иллә дә игелекле, мәрхәмәтле кеше, шулай бит. Уч төбендә генә йөртерлек, валлаһи. Ә икенче яктан... “Үзеңдә ни хәлләр соң? Түбәңне яптыңмы әле, хатының су үтә дип зарланган иде. Улың ничек, ул да киләсе елга укуын тәмамлый бугай”, дип кызыксына “игелек иясе”нең яхшы танышы. Теге исә кул гына селти: ”Әлегә вакыт юк. Эштәге мужикның гаражын ремонтлыйсы бар. Аннан күз күрер”.
Менә сиңа мә. Читләр куансын, өйдәгеләр көтеп торсын. Зарар юк, тагын бераз сабыр итәргә кирәк. Янә “тагын, тагын, тагын да” — гел җырдагыча.
Медаль ике яклы, кыскасы. Яшерен-батырын түгел, тирә-яктагыларга булышырга атлыгып торган ир затына һич кенә дә сокланасы, мәдхия җырлыйсы килми. Гаиләсе кызганыч. Беркем дә мәңгелеккә килмәгән. Тормыш йөген бергә­ләшеп, иңгә-иң куеп тартырга төзелә бит җәмгыять “ячейкасы”, ягъни гаилә, шулай җиңелрәк бул­ганга. Бар мәшәкать хатын өстенә өелә икән, уйланырга урын бар. Тикмәгә генә зарын чәчмидер теге социаль челтәрдәге ханым, сабырлык җебе өзелгәндер...
Бу темага психолог җавабы ошады миңа. “Шәхес буларак өлгермәгән, беркадәр балалык халәтендә калганнар, гадәттә, читтән хуплау көтә. Кечкенә чакта әти-әнисеннән, укытучысыннан мактау көткән кебек. Якыннары исә аның “теңкәсенә тия”. Туктаусыз нидер таләп итә, тынгылыкта калдырмый. Гелән генә мактап та тормый. Ә чит кешегә ярдәмләшсәң, рәхмәт ишетәсең, бушка эшләсәң дә зарар юк. “Әйбәт кеше” дигән даның чыга аның урынына...”
Чыгадыр да, аңа карап хуҗа­лыктагы ватылган, әллә кайчаннан бирле зарыгыплар чын ир кулы тигәнне көтеп яткан әйбер-мазар үзлегеннән төзәлми бит. Әкияттә генә күз ачып йомганчы пәйда була һәммәсе дә. Бердәнбер юл – мөмкин кадәр җәһәтрәк җитдиләнергә, үзе яшәгән йортка хуҗаларча караш ташларга, тизрәк эшкә керешергә кирәк­тер югарыда бәян ителгән ирләргә. Ятлардан җылы сүз эзләп йөрергә дә туры килмәс шул очракта. Күңеле “эрегән” хәләл җефете, әтиләре өчен, ниһаять, горурлык хисе кичергән ул-кызлары җиткерер ул рәхмәтне. Чын йөрәктән әйтелгәнне.
...Нокта куярга да өлгермәдем, таныш хатын шалтыратты. “Беләсең бит инде, минем ир һаман эшкә чыкмый ята. “Аз түлиләр, бармыйм, булыр әле ошаганы”, ди. Оялмый да, ичмасам! Өйдә дә кыл кыймылдатмый. “Миңа булганы җиткән”, — дип кырт кисә. Бүген бөтенләй һушны алды. Әллә ниткән журнал күтәреп кергән. “Менә, укып кара, акыл керер азрак”, — ди. Укыдым. “Эшкә урнашмый дип ирегезне тиргәмәгез. Көне-төне компьютерга текәлеп утырасың, дип, теңкәсенә тимәгез. Эш турында уйланып, хезмәт урыны эзләп утыруы ихтимал бит аның. Комачауламагыз”. Гарьлегемнән елар чиккә җиттем. Тапкан бит журналын да. Кем теләгәнен эзли, шуны таба, күрәсең”.
Анысы бер хәл. “Тирән гакыллы” ирнең ике улы буй җиткереп килә, шунысы яман. Тискәре ата үрнәге алар язмышында кабатлана күр­мәсен. Тирә-юньдәгеләрнең уңай үрнәкләре, матур яшәеш күренеш­ләре өстенлек алсын, дип телисе килә. Ә бәлки... әтиләре дә үзгәрер, гаилә тоткасы икәнлеген исенә төшерер. Булмас димә, өметне өзмик. Көтик...

Сәлия Гарифулина.
Октябрьский шәһәре.

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: