Алар үтергән ирне биш елга якын эзлиләр.
Тикшерү версиясе буенча, 2015 елның җәендә шикләнелүчеләрнең берсе үзенең туганының банк картасында 250 мең сум булуын белә. Ул бу хакта иптәшенә сөйли һәм ирләр зыян күрүчене таларга булган.
Алар аны Мәләвезгә кадәр илтергә тәкъдим итә, тик юлдан читкә алып китәләр һәм буып үтерәләр. Ирләр корбанының банк картасын, өч телефонын ала, ә аннан соң аның фатирына барып, планшет һәм ноутбук урлый. Бичараның мәетен ташландык урынга күмәләр.
Зыянның гомум суммасы 280 мең сум дип бәяләнә. Мәрхүм биш елдан артык хәбәрсез югалган дип саналган. Җинаятьне узган ел гына ачып була. Суд ирләрне каты режимлы колониядә 15 һәм 17 елга ирегеннән мәхрүм итә. Шулай ук алар һәлак булган кешенең әнисенә 3 миллион сум акча түләргә тиеш.
Фото: bash.news