Фаҗига нәтиҗәсендә егет һәлак була, кыз дәваханәгә озатыла. Яшьләр сөрем газы белән агуланган. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте.
"Хөрмәтле гражданнар! Сөрем газының төсе дә, исе дә юк, әмма аның кечкенә дозасы да үлем белән тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә гаражда эшләүче двигательле автомобильне җылытырга яки ремонтларга ярамый", - дип мөрәҗәгать иттеләр ведомствода.
Фото: mk.ru