+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 декабрь 2021, 11:50

"Мине коткармагыз! Яшисем килми!"

Уфада тимер юлчылар дәваханәсы бинасы алдында 64 яшьлек хатын үз-үзенә ут төрткән.

"Мине коткармагыз! Яшисем килми!"
"Мине коткармагыз! Яшисем килми!"
Бу хәл бүген Октябрь проспекты, 71/1 йорты янында иртәнге 9:36да булган, дип аныкладылар МЧСта. Урында 1,5 литр сыеклык салынган баллон һәм шырпы табылган.
 
- Дәваханәнең янгын хәвефсезлеге буенча инженеры сүзләренә караганда, ул ханымның «Мине коткармагыз! Яшәргә теләмим!» дип кычкыруын ишеткән һәм үз-үзенә ут төртү актын кылуын күргән, шуннан соң ул янгын сагына шалтыратып, ут сүндергечне эләктереп, хатын-кыз янына йөгергән, - дип хәбәр итә коткаручылар. – Ул зыян күрүчене сүндергән.

Тәненең 90 процент пешкән хатынны 18нче дәваханәгә китергәннәр.  Кайбер чыганаклар хәбәр итүенчә, аның гаиләсендә проблемалар булган. Шулай ук, ул язу калдырган, дип язучылар бар. 

Фото: mshsrb.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: