

Янгын сүндерүчеләр, беркадәр вакыт машиналар күп булу сәбәпле, вакыйга урынына килеп җитә алмаган.
Санкт-Петербургның Калинин районында 11нче каттагы янган фатир балконыннан 37 яшьлек хатын - Уфа кызы егылып төшкән. Ул алынган җәрәхәтләрдән һәлак булган. Бу хакта полициягә сылтама белән «Невские новости» хәбәр итте.
Фатир-студиядә янгын 6 декабрьгә каршы төндә чыга. Торак тулысынча янып беткән. Анда булган ханым мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнергә омтыла, ләкин чыгу юлы ут белән капланган була.
Ул ярдәм сорап кычкыра, тәрәзәсеннән асылынып тора, аннары җиргә килеп төшә.
Фото: bash.news