+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 декабрь 2021, 08:35

Банк хезмәткәре 22 миллион сум урлап качкан

Якташыбыз Луизаның дәвамчылары табылып кына тора.

Банк хезмәткәре 22 миллион сум урлап качкан
Банк хезмәткәре 22 миллион сум урлап качкан

Красноярскида «Альфа-Банк» хезмәткәре 22 миллион сум акча урлаган. Хатын акчаны эш көненнән соң тартмада алып чыккан да гаип булган.Полиция шикләнелүчене эзли башлаган. Әлегә таба алмыйлар.Кызның югалуы турында берничә көн элек кенә билгеле булган. Башта аның туганнары чаң суккан.Аннаның хезмәттәшләре офистан зур күләмдә акча югалуын ачыклаган. Кызны эзләү белән шулай ук волонтерлар шөгыльләнә.Фото: media56.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: