Бу хәл турында өлкән яшьтәге хатын "Одноклассники" социаль челтәренең "Хатын-кыз бәхете" дигән төркемендә язып калдырган.
"Ирем белән 40 ел дәвамында бәхетле тормыш кичердек. Мин шулай дип уйлый идем инде. Кичәге көнгә кадәр. Шушы 40 ел дәвамында ирем мине сөеп кенә торды. Мәхәббәте миңа карата ташып торган кебек тоелды. Шул гомер эчендә аның хыянәт итү ихтималлыгы турындагы уйлар башка да килми иде. Әмма уйланырга кирәк булган икән.
Өч көн элек эшемнән ике көнлек командировкага җибәрделәр. Әмма мин бер көн эчендә урап кайттым. Фатирга ишекне үз ачкычым белән ачып керсәм, ишек төбендә хатын-кыз курткасы эленеп тора. Нинди кунаклар килде икән, дип, кереп карасам, ирем яшь кенә бер кызыкай белән караватта йоклап ята.
Менә шушы 60 яшьлек иргә нәрсә җитмәде икән!? Ачуымнан теге кызны - чәченнән тотып җилтерәтеп, иремнең кулына киемен тоттырып, икесен дә фатирдан куып чыгардым", - дип язган ул.
Фото: pexels.com