Ведомство мәгълүматларына караганда, Нагорный урамындагы йортта утын белән ягылган мич сафтан чыккан.
Бу вакытта бинада 2015 һәм 2017 елда туган ике бала булган. Алар сөрем газы белән агуланган һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте белән Морак авылындагы үзәк район хастаханәсенә китерелгән.
Табиблар аларның хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли.
Картәниләре мич капкачын иртәрәк япкан дип фаразлана.
фото: mk.ru