

Ашыгыч хезмәтләргә йортта яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән. Алар өстәге күршеләреннән су агуын хәбәр итәләр. Әби үзе ишек ачмаган, шалтыратуларга җавап бирмәгән.
Урынга полиция хезмәткәрләре, коткаручылар, медиклар килгән. Ишекне ачканнар, ваннада 81 яшьлек фатир хуҗасы табылган. Аның тәнендә пешү эзләре булган. Кухняда янгын эзләре күзәтелгән.
Бер версия буенча, кухняда янгын чыга, әби мөстәкыйль рәвештә янгынны сүндерергә маташа, ванна бүлмәсенә керә, су кабыза. Бу мизгелдә үзен начар хис итә башлый, сөрем газына исерә. Нәтиҗәдә, пенсионер җан бирә. Тәрәзәләр тыгыз ябылган булганга, кислородсыз янгын сүнгән.
Хәзерге вакытта бу вакыйганың хәл-шартлары ачыклана.
Фото: Р. Фазылова