+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 декабрь 2021, 04:35

Ике кеше янып үлгән

Бүген төнлә Уфаның Аксаков урамында янгын чыккан.

Ике кеше янып үлгәнИке кеше янып үлгән
Ике кеше янып үлгән
Вакыйга урынына кичекмәстән Уфа янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының көчләре һәм чаралары җибәрелгән. Янгын сүндерүчеләр торак йортка килеп җиткәч, биш катлы йортның өченче катындагы ике бүлмәле фатир януын ачыклаган. Янгын сүндерүчеләрнең оператив эше нәтиҗәсендә ялкынны туктатырга мөмкин булган.

«Янгын зонасыннан 10 кеше эвакуацияләнде. Кызганычка каршы, янгынны сүндерү барышында 87 һәм 57 яшьлек ике ир-атның мәетләре табылган», - дип хәбәр иттеләр МЧСның матбугат хезмәтендә.

Янгын сүндерүгә 37 кеше һәм 15 берәмлек техника җәлеп ителгән. Фаҗиганең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана, урында тикшерүчеләр эшли.

фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас